1) Күпереп пешкән коймак
Бу коймакның камыры унбиш минутта әзер була, коймагы күпереп тора, пешкәч тә шиңми.Күпереп торган коймакны пешерү өчен 2 йомырка, дүрт кашык шикәр комы (кашыкны чумырып алмыйбыз, шикәре кашык өстендә тигез булырга тиеш), тоз, ярты литр майлы кефир, 250 грамм он, бер чәй кашыгы сода кирәк булыр.
Ике йомырканы алдан өстәл өстенә алып куябыз. Бүлмә температурасында җылынып торса, камырны тагын да күпертә ул. Йомыркаларны сытып бераз болгатабыз, шикәр комы белән тоз кушып, шикәре эрегәнче болгатабыз (туглыйсы түгел).
Ярлы литр кефирны үтә күренмәле савытка салып, микродулкынлы мичкә куеп алабыз. Бу моментта кефирны күзәтеп торырга кирәк: аның сывороткасы (эремчек суы) әз генә аерыла башлаган мизгелгә кадәр җылытырга кирәк.

250 грамм онны илибез һәм әкрен-әкрен генә камырга кертеп бетерәбез. Керткәндә, гел бер якка таба гына болгатабыз. Оны күп була дип борчылмагыз, камыр куе булырга тиеш, шул очракта гына коймак күпереп пешәчәк һәм өстәлгә куйгач тә шиңмәячәк. Камыр кашыктан агып торырга тиеш түгел, әкрен генә төшәргә тиеш.
Онны кертеп бетергәч, камыр өстенә бер чәй кашыгы сода сибәбез дә, тиз-тиз генә бутыйбыз. Шуннан соң камырны 10 минутка һава суларга калдырабыз. Ул шул 10 минут эчендә тишекләнә башлый.
Коймак пешерер алдыннан камырны бүтән болгатмыйбыз. Кырыйдан гына кашык белән алып, майлы табада кыздырабыз.
Чәйләрегез тәмле булсын!
2) Кабак бөккәне
Камыр өчен: 1 стакан җылы сөт, 150 г көнбагыш мае, 1 аш кашыгы майонез, тоз, он.
Ингредиентларны салып, йомшак итеп камыр басарга.
Эчлек өчен: 1 стакан дөге, уртача кабак, бераз йөзем җимеше, 100 г шикәр комы, 100 г атланмай, тоз.
Дөгене бүрттерергә, кабакны шакмаклап турарга һәм калган ингредиентларны салып, болгатырга.
Бөккән ясарга һәм 200 градуска кадәр кызган мичтә пешерергә.
3) Тиз өлгерә торган тече камыр
- Әлеге камырдан гөбәдия, өчпочмак, вак бәлеш һ.б. ашамлыклар әзерләргә мөмкин. Кулланылачак ингредиентларны бергә-бер, тигез күлмәдә алырга кирәк. 1 стакан сөт, 1 стакан сыек май (атланмай кулланырга да була), чамасы белән тоз, шикәр комы салып, барысын бергә әйбәтләп болгатабыз, иләгән он өстәп, яхшы итеп камыр басабыз. Камыр 10-20 минут торганнан соң, аннан төрле ризыклар пешерергә була. Шуны онытмагыз: чәй содасы салырга кирәкми, ул камырны каралта.
4) Петрушкалы белен
Чәй янына тиз генә пешереп алу өчен белен рецетын тәкъдим итәм.
Камыр өчен: 0,6 литр әчегән сөт, 1 чәй калагы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 йомырка, 1 бал калагы сода, чама белән он һәм кайнаган кайнар су, вак итеп туралган бер бәйләм петрушка (укроп та салырга мөмкин). Беленнәрне майлау өчен - атланмай.
Әчегән сөткә сода салып болгатырга, аннары судан кала башка ингредиентларны салырга. Камыр куерак булырга тиеш. Камырга кайнар су салып бераз сыеклыйбыз.
Табаны беренче коймакны пешергәндә генә майларга. Таба уртасына бер аш чүмече камыр салырга, өстендә тишекләр барлыкка килгәч икенче ягын әйләндерергә.
Пешкән коймакны тәлинкәгә алырга, өстен каткан атланмай белән майларга, чираттагы беленне куярга һәм янә каткан атланмай белән өстеннән йөртергә.
Беленнәр каймак белән тәмле булачак.
5) Сочник
Камыр өчен: 2 стакан он, 0,5 стакан шикәр комы, 5 аш кашыгы каймак, 50 г атланмай, 1 чеметем тоз, 1 аш кашыгы көпшәкләндергеч.
Эчлек өчен: 200 г эремчек, 1 йомырка агы, 1 аш кашыгы каймак, 1 аш кашыгы он, ванилин.
Йомырка сарысын сочникларны майлау өчен калдырырга.
Камыр ясарга һәм 20-30 минут "ял иттерергә".
Аннары камырдан вак түгәрәкләр ясарга, эчлек салырга да, кыстыбый сыман итеп куярга. Йомырка сарысына 1 аш кашыгы су кушарга һәм сочникларны майларга.
180 градуска кадәр кызган мичтә 20-30 минут пешерергә.

Ингредиентларны салып, йомшак итеп камыр басарга.
Эчлек өчен: 1 стакан дөге, уртача кабак, бераз йөзем җимеше, 100 г шикәр комы, 100 г атланмай, тоз.

Дөгене бүрттерергә, кабакны шакмаклап турарга һәм калган ингредиентларны салып, болгатырга.
Бөккән ясарга һәм 200 градуска кадәр кызган мичтә пешерергә.
3) Тиз өлгерә торган тече камыр
- Әлеге камырдан гөбәдия, өчпочмак, вак бәлеш һ.б. ашамлыклар әзерләргә мөмкин. Кулланылачак ингредиентларны бергә-бер, тигез күлмәдә алырга кирәк. 1 стакан сөт, 1 стакан сыек май (атланмай кулланырга да була), чамасы белән тоз, шикәр комы салып, барысын бергә әйбәтләп болгатабыз, иләгән он өстәп, яхшы итеп камыр басабыз. Камыр 10-20 минут торганнан соң, аннан төрле ризыклар пешерергә була. Шуны онытмагыз: чәй содасы салырга кирәкми, ул камырны каралта.

4) Петрушкалы белен

Чәй янына тиз генә пешереп алу өчен белен рецетын тәкъдим итәм.
Камыр өчен: 0,6 литр әчегән сөт, 1 чәй калагы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 йомырка, 1 бал калагы сода, чама белән он һәм кайнаган кайнар су, вак итеп туралган бер бәйләм петрушка (укроп та салырга мөмкин). Беленнәрне майлау өчен - атланмай.Әчегән сөткә сода салып болгатырга, аннары судан кала башка ингредиентларны салырга. Камыр куерак булырга тиеш. Камырга кайнар су салып бераз сыеклыйбыз.
Табаны беренче коймакны пешергәндә генә майларга. Таба уртасына бер аш чүмече камыр салырга, өстендә тишекләр барлыкка килгәч икенче ягын әйләндерергә.

Пешкән коймакны тәлинкәгә алырга, өстен каткан атланмай белән майларга, чираттагы беленне куярга һәм янә каткан атланмай белән өстеннән йөртергә.
Беленнәр каймак белән тәмле булачак.
Беленнәр каймак белән тәмле булачак.
5) Сочник

Эчлек өчен: 200 г эремчек, 1 йомырка агы, 1 аш кашыгы каймак, 1 аш кашыгы он, ванилин.
Йомырка сарысын сочникларны майлау өчен калдырырга.
Камыр ясарга һәм 20-30 минут "ял иттерергә".
Аннары камырдан вак түгәрәкләр ясарга, эчлек салырга да, кыстыбый сыман итеп куярга. Йомырка сарысына 1 аш кашыгы су кушарга һәм сочникларны майларга.
180 градуска кадәр кызган мичтә 20-30 минут пешерергә.
6) Кыстыбый

Камыр өчен: 1 йомырка, 250 г каймак, 4 кашык көнбагыш мае, он, тәменчә тоз.
Камырны йомшак кына итеп басарга.
Эчлеге өчен тозлы суда бәрәңге пешерергә, кайнар сөт һәм ак май салып изәргә.
Камырны юка гына итеп җәеп, коры табада ике ягын да пешереп алырга, тастымал астына өеп барырга.

7)Печенье

Камыр өчен: 250 г ак май, 1 стакан шикәр комы, 4-5 йомырка, 0,5 чәй калагы сода, чама белән он.
Кашык белән формага салып пешерергә.
Кашык белән формага салып пешерергә.
8) Кекс
Ингредиентлар: 170-180 г атланмай, 170 г шикәр комы, 3 йомырка, 240 г он, 0,5 бал кашыгы көпшәкләндергеч, бер чеметем тоз, 150-200 г йөзем, өстенә сибәргә - шикәр комы.
Әзерләү тәртибе:
1. Сыер маен (алданрак алып куясы, әзрәк йомшара торсын) тирәнрәк савытка саласы һәм майга шикәр кушып, әйбәтләп болгатасы.
2. Массага берәм-берәм йомырка салып болгаткач, үзенә күрә бер кремлы консистенция килеп чыгарга тиеш.
3. Юылган һәм кайнар суда 10-15 минут торган йөземне шулай ук савытыбызга өстәп җибәрәбез.
4. Шуннан он, разрыхлитель һәм тоз салып, барысын да бергә болгатабыз.
5. Нинди формагыз бар, шуңа я пергамент җәеп, я аны сыек май белән майлап, әзерләгән массаны салабыз да, 160°лы мичкә якынча бер сәгатькә тыгып куябыз.
6. Әзер кекс өстенә бераз шикәр пудрасы сибәбез.
.
Чәйләрегез тәмле булсын!
.
Эчлек өчен: 3 каты пешерелгән йомырка, суган кыягы, 50-70 г атланмай, чама белән тоз.
Эчлекне әзерләү өчен йомырканы шакмаклап турарга яки эре угычтан уарга, суганны турарга, атланмайны эретеп салырга һәм тоз сибәргә дә, яхшылап болгатырга.
Барлык ингредиентларны салып, куе каймак кебек камыр ясарга. Табаны майларга һәм камырның яртасын табага агызырга. Аннары эчлек салырга һәм калган камырны өстенә салырга.
Әзерләү тәртибе:
1. Сыер маен (алданрак алып куясы, әзрәк йомшара торсын) тирәнрәк савытка саласы һәм майга шикәр кушып, әйбәтләп болгатасы.
2. Массага берәм-берәм йомырка салып болгаткач, үзенә күрә бер кремлы консистенция килеп чыгарга тиеш.
3. Юылган һәм кайнар суда 10-15 минут торган йөземне шулай ук савытыбызга өстәп җибәрәбез.
4. Шуннан он, разрыхлитель һәм тоз салып, барысын да бергә болгатабыз.
5. Нинди формагыз бар, шуңа я пергамент җәеп, я аны сыек май белән майлап, әзерләгән массаны салабыз да, 160°лы мичкә якынча бер сәгатькә тыгып куябыз.
6. Әзер кекс өстенә бераз шикәр пудрасы сибәбез.
.
Чәйләрегез тәмле булсын!
.
9) Яшел суган белән йомыркадан коймак
Камыр өчен: 2 йомырка, 0,5 стакан каймак, 0,5 литр кефир, тоз, борыч, көпшәкләндергеч, он.
Эчлек өчен: 2 пешкән йомырка, яшел суган.
Камыр куе каймак кебек булырга тиеш. Шунда ук эчлекне салып болгатырга һәм майда ике ягын да кыздырырга.
Эчлек өчен: 2 пешкән йомырка, яшел суган.
Камыр куе каймак кебек булырга тиеш. Шунда ук эчлекне салып болгатырга һәм майда ике ягын да кыздырырга.

10) Яшел суган бәлеше
Камыр куеп мәшәкатьләнмичә генә суган кыягы бәлешен пешерергә мөмкин. Бик җайлы рецепт һәм тәмле дә килеп чыгачак.
Камыр өчен: 150 мл кефир, 150 мл майонез, 4 йомырка, 1 бал калагы сода, 2 стакан чамасы он.Эчлек өчен: 3 каты пешерелгән йомырка, суган кыягы, 50-70 г атланмай, чама белән тоз.
Эчлекне әзерләү өчен йомырканы шакмаклап турарга яки эре угычтан уарга, суганны турарга, атланмайны эретеп салырга һәм тоз сибәргә дә, яхшылап болгатырга.
Барлык ингредиентларны салып, куе каймак кебек камыр ясарга. Табаны майларга һәм камырның яртасын табага агызырга. Аннары эчлек салырга һәм калган камырны өстенә салырга.

180 градуска кадәр кызган мичтә 30-35 минут пешерергә.
Комментариев нет:
Отправить комментарий