1) Шулпалы ит бәлеше

Шулпалы бәлешне гадәттә тече камырдан ясыйлар, ачы камырдан шулпасы агарга мөмкин.
Табакка бераз су салып, йомырка сыталар, тоз сибәләр, каймак яисә май өстәп туглыйлар, иләгән он салып, йомшаграк кына камыр басалар. Камырның дүрттән бер өлешен калдырып, зуррак кисәкне куна тактасында 4-5 мм калынлыгында түгәрәкләп җәяләр (табага салгач, камыр кул киңлегендә табадан артып торырга тиеш). Майлаган табага җәеп салгач, кырыена тиеп өзелмәсен өчен, таба тирәсенә тастымал урарга мөмкин.
Бәлешкә дигән сыер яки сарык итен, яхшылап юып, сөякләреннән аералар һәм, итне дә, бәрәңгене дә кузы чикләвеге кадәр турап, бергә катнаштыралар, вак кына тураган суган кушалар, тоз, борыч сибәләр, май салалар һәм яхшылап болгаталар. Шулпалы бәлешкә гадәттә лавр яфрагы салмыйлар (теләгән кеше 1-2 яфрак салырга да мөмкин, яфракны кайнатып, суын гына да салалар).
Әзер бәлеш эчен табага җәйгән камырга ит-бәрәңгене өеп салалар да, камырның кырыен күтәреп, бөрәләр. Шуннан соң капкач өчен калдырган камырны, җәеп, бәлеш өстенә тишек тишеп, камырдан бөке ясап тыгылар. Бәлешне ясап бетергәч, өстен майлап мичкә яки духовкага куялар. Әгәр мич бик кызу булып, бәлешнең өсте көя башласа, бәлеш өстенә арыш камыры җәеп каплыйлар яки юеш кәгазь ябалар.
1-1,5 сәгатьтән соң бәлешне мичтән алалар, бөкесен ачып, алдан әзерләгән ит шулпасы салалар, аннары бөкесен ябып, яңадан мичкә тыгалар. 30-40 минуттан бәлеш әзер була.
Бәлешне табынга (табасы белән) чыгарыр алдыннан эченә тагын кайнар шулпа салалар. Башта өстен кисеп өләшәләр, аннары эчен бүлеп салалар, кырыен, иң ахырдан төбен кисәләр.
Уртача бер бәлешкә:
- 1,2 кг төче камыр
- 1,5-2 кг сөякле ит (сөяге шулпага)
- 2 кг бәрәңге
- 200-250 г май
- 400-500 г шулпа
- 150-200 г суган
- тоз
- борыч

Тәмле булсын!
2)"Казан котлеты"
Кирәк:
- 130-150 г ит
- 1-2 йомырка
- 25 г башлы суган
- 15 г май
- 130 г бәрәңге
- 20 г җиләк-җимеш
- 20 г атланмай
- тоз
- борыч
- яшел тәмләткечләр
Сыер яисә бозау итенең сөяксез йомшак җирен суган белән бергә иттарткычтан ике кат чыгаралар да, тоз, борыч сибеп, йомырка сыткач, яхшылап болгатып изәләр. Әзер итне, бүлгәләп, кабартма кебек җәяләр һәм һәр кайсына эчлек салалар.
Эчлек әзерләү өчен йомырканы каты итеп пешереп ваклыйлар, суганны вак кына турап майда кыздырып алалар да, тоз, борыч сибеп, барысын бергә болгаталар.
Эчлек салган ит кабартмалыраннан сумса шикелле итеп озынча котлет ясыйлар. Котлетларны чи йомырка белән майлагач, вак кына итеп туралган күмәчтә әвәлиләр һәм майда йөздереп кыздырылар, аннары аз гына духовкага куеп алалар.
Пешкән котлетны бизәкләп кисеп кыздырган ипи кисәге өстенә куялар, янына кыздырган бәрәңге, консервланган җиләк-җимеш салалар, яшел тәмләткечләр белән бизиләр. Табынга чыгарганда котлет өстенә бер кисәк атланмай куялар яисә савытта томат соусы бирәләр.
Тәмле булсын!
3)Чебурек рецепты

Камыр өчен: 1 йомырка, 250 г кефир, 2-3 кашык көнбагыш мае, ярты стакан су, тәменчә тоз, бераз сода һәм он. Ингредиентларны салып йомшак камыр басарга.
Эченә фарш салып майда ике ягын да кыздырырга.
Эченә фарш салып майда ике ягын да кыздырырга.
4)Тавык итеннән өлеш

Камыр өчен: 1 йомырка, 2 стакан сон, 2 аш кашыгы сыек май, 2 аш кашыгы атланмай, кашык очында гына сода, 1 чай калагы тоз һәм шикәр комы.
Катырак итеп камыр басарга һәм 20 минут "ял иттерергә", шул вакытта камыр йомшара. Аннары камырын юка итеп җәеп, өлешләр ясарга.
Эчлек өчен: тавык түше, ботлары, 3 эре суган, бәрәңге, тоз, кара һәм кызыл борыч, чама белән атланмай.
Эчлеккә бәрәңгене һәм итләрне шакмаклап, суганны ваклап турарга, тәмләткечләр салып болгатырга. Атланмайны эретеп яки һәр өлешкә аерым кисеп салырга мөмкин.

5) Тәмле Өчпочмак

Ингредиентлар: ләвәш, бәрәңге, дөге, кызыл суган, тавык ите, татлы борыч, сыр, майлау өчен - йомырка сарысы.
Бәрәңге пешерергә, дөгене бүрттерергә. Кызыл суганны үсемлек маенда кыздырырга, анда шакмаклап туралган тавык ите, татлы борыч, соңыннан бәрәңге салырга һәм кыздырып алырга.
Бәрәңге пешерергә, дөгене бүрттерергә. Кызыл суганны үсемлек маенда кыздырырга, анда шакмаклап туралган тавык ите, татлы борыч, соңыннан бәрәңге салырга һәм кыздырып алырга.

Ләвәш уртасына дөге, сыр, яшелчә массасын салырга, ләвәш кырыйларын йомырка һәм су катнашмасы белән майларга, аннары өчпочмак итеп төрергә.
"Өчпочмаклар"ның ике ягын да йомырка сарысы белән майларга һәм 200 градуска кадәр кызган мичтә 20 минут пешереп алырга.
"Өчпочмаклар"ның ике ягын да йомырка сарысы белән майларга һәм 200 градуска кадәр кызган мичтә 20 минут пешереп алырга.
6) Сыер итеннән рулет
Сарык яки сыерның корсак өлешендәге ит йомшак, урарга жайлы, кабыргадан аерырга унайлы.
Итне аерып алгач, 30-40 см итеп пычак белэн турарга, аскы өлешен кисеп чыгармаска, тоз, борыч, сарымсак салырга.
Бик тыгыз итеп төреп, каты калын җеп белэн урарга, кургаш кәгазьгә төреп, сүрән утта пешерергә.
Рулетны суынгач кисәргә.

7) Ит бәлеше
Зур таба өчен камыр һәм эчлекне дә мулдан әзерләргә туры килә.
Камыр өчен тигез өлештә, ягъни 100әр грамм сөт, кайнаган су, көнбагыш мае кирәк. Шуңа бер йомырка, бер аш кашыгы майонез, тоз, аз гына чәй содасы, бер чеметем шикәр комы салып яхшылап болгатам һәм он өстәп камыр басарга.
Эчлек:
Кичтән 1,5 кило сыер, аз гына каз яки үрдәк итен турарга. Шуңа бер эре баш суганны турап салырга да, болгатып суыткычка куярга. Бу иткә суган тәме сеңсен өчен шулай эшләнә. Бәрәңге турап салганнан соң, тәменчә тоз, борыч өстәргә. Бәлешнең капкачын каплар алдыннан аз гына атланмай салырга.
Духовкада 1,5 сәгать пешкәннән соң шулпа өстәргә.

8) Мишәр пәрәмәчләре
Камр өчен: 2 стакан җылы сөт, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1 пакет чүпрә ("Саф-момент"), тәменчә тоз, чама белән он.
Камыр басарга һәм пәрәмәчләрне ясый да башларга (камыр күтәрелгәнен көтәсе түгел) кирәк.
"Эчлек өчен фаршка суган, борыч-тоз һәм азрак кайнаган су салсагыз, пәрәмәчләр сусыл була",- ди җырчы.
Чүпрәдән әчеттерелгән камырга төреп, гадәттәгечә пешерәбез.
Табынга чыгарганда, өстенә каймак һәм яшел үләннәр сибәбез.

Үсемлек маенда пәрәмәчнең башта тишекле ягын аска каратып кыздырырга, аннары әйләндерергә һәм капкач белән ябарга, пәрәмәч эчендәге шулпа кайнап чыккач, капкачны ачарга һәм кыздырып бетерергә.
9) Бавырдан манты
Манты эчлеге өчен ярты кило сыер бавыры, ярты кило кабырга мае, 200 грамм суган кирәк булыр. Бавыр, май, суганны турап, болгатабыз. Тәменчә тоз кушабыз.
Чүпрәдән әчеттерелгән камырга төреп, гадәттәгечә пешерәбез.
Табынга чыгарганда, өстенә каймак һәм яшел үләннәр сибәбез.
Тәмле булсын!

10) Сарык итеннән азу
1 өлешкә: 160 г сум ит, 15-20 г май, 20 г томат яки 50 г кызыл помидор, 50 г тозлы кыяр, бәрәңге 160 г, 30 г башлы суган, кирәгенчә тоз, борыч, сарымсак.
Сарык итен 1 см киңлектә, 4-5 см озынлыкта турагач, тозлап, борычлап, кызган майлы табада тиз генә кыздырып алалар.
Кыярның кабыгын әрчеп, эчен алып, вак кына турап, шулпа салып икенче бер савытта пешерәләр. Вак итеп турап башлы суган, ә аерым табада эре итеп турап бәрәңге кыздыралар.

Боларның барысын тирән савытка салып, кайнар шулпа өстиләр, өстен каплап, акрын гына кайнатып алалар. Пешкәндә томат яки кызыл помидор салып болгаталар да томалап пешерәләр.
Әзер булганда гына вак итеп тураган сарымсак салып болгаталар, табынга кайнар килеш бирәләр.
Әзер булганда гына вак итеп тураган сарымсак салып болгаталар, табынга кайнар килеш бирәләр.
Комментариев нет:
Отправить комментарий