1) Балыклы күл салаты

Чистартылган тозлы сельд балыгын ваклап турарга, 2 алма, пешкән 2 кишер, пешкән бер чөгендер, пешкән 2 бәрәңге, 1 тозлы кыярны турап кушарга да, майонез салып яхшылап болгатырга.
2) Флагман салаты

Салат өчен: 200 гр кызыл балык, 4 йомырка, 2 помидор, 150 г сыр, майонез, яшел суган, 1 анар (гранат).
Әзерләү:
Йомыркаларны пешерәбез, суытабыз, чистартабыз. Йомырка сарысын вак, агын эре угычта уабыз. Сырны да эре угычта уарга кирәк. Кызыл балыкны шакмаклап, помидорларны ваклап турыйбыз.
Салат катламлап ясала:
1 кат – кызыл балык
2 кат – йомырка сарысы
3 кат – помидор
4 кат – сыр
5 кат – йомырка агы
Катламнар арасында майонез сыларга онытмагыз. Салат өстен ваклап туралган яшел суган, анар белән бизибез. Берничә сәгать суыткычта торса, тагын да тәмлерәк булачак.
3) Катлы салат
Салат өчен: 1 банка горбуша консервасы, яшел яки гади суган, 1 йомшак сыр, кукруз, 6 краб таякчыгы, 4 йомырка, майонез.
1 кат горбуша
2 кат вак итеп туралган яшел яки гади суган
3 кат майонез
4 кат угычтан уылган сыр
5 кат кукуруз
6 кат майонез
7 кат вак итеп туралган краб таякчыклары
8 кат майонез
9 кат йомырканың агы
10 кат майонез
11 кат йомырка сарысы
"Бик тәмле салат, кунакларыгыз рецептын сорап алачак", - дип тәкъдим итә җырчы.

4) Ананаслы салат рецепты

Салат өчен: 200 г тавык ите, 200 г каты сыр, 1 сарымсак тырнагы, 1-2 кыяр, 200 г консервланган ананас, 100 г каймак, тәменчә тоз һәм борыч.
Кыргычның вак ягыннан сырны кырабыз.
Кыргычның вак ягыннан сырны кырабыз.
Ананас һәм кыярны шакмак рәвешендә турап чыгабыз.
Пешкән тавык итен шулай ук шакмаклап турыйбыз.
Сарымсакны изәбез. Барысын да бергә каймак белән болгатабыз. Тәменчә тоз һәм борыч салабыз.
5) Витаминлы салат

Салат өчен: рукол, шпинат, какы , эрбет чикләвеге (башка төрлесе дә ярый), җитен мае.
Яшелчәләрне турарга һәм җитен мае белән болгатырга, чикләвек сибәргә.
2. Маринадланган суган (суганны вак кына итеп турыйбыз, кайнар суга салабыз, бер аш кашыгы шикәр комы салып, бер 5 минут тотабыз, суын сөзәбез);
3.Тозлы кыярны вак кына турыйбыз ;
4. Пешкән кишерне вак кына итеп турыйбыз ;
5.Парландырылган кара җимешне турыйбыз ;
6. Банкалы яшел борчак.
Шушы тәртиптә 1-6 катлап майонез белән аралаштырып барабыз. Салатыбыз әзер булгач, берәр сәгатьтән соң табынга бирәбез.
Яшелчәләрне турарга һәм җитен мае белән болгатырга, чикләвек сибәргә.
6)ПЕКИН КӘБЕСТӘСЕННӘН САЛАТ
Пекин кәбестәсен токмачлап турарга, тоз сибеп уарга, шуңа ике пешкән йомырка, каты сырны угыч аша уарга, банкалы кукуруз салып, майонез белән яхшылап болгатырга.
"Гади генә, әмма бик туклыклы. Сездә ясап карагыз", - ди Гөлчәчәк ханым.
"Гади генә, әмма бик туклыклы. Сездә ясап карагыз", - ди Гөлчәчәк ханым.

7) ИТЛЕ САЛАТ
Салат өчен: пешкән сыер ите, яшел кыяр, тозлы кыяр, пекин кәбестәсе, тоз, борыч.
Ингредиентларны токмачлап турарга, бер чеметем тоз-борыч сибеп, майонез салып яхшылап болгатырга.
Әзер салат өстенә анар (гранат) төшләре сибеп, берәр сәгатьтән соң табынга бирергә мөмкин. Яраткан кеше яшел тәмләткечләр сала ала.
Тәмле булсын!

8) КАРА ҖИМЕШЛЕ САЛАТ
.Пешкән, вак кына итеп туралган тавык ите;
2. Маринадланган суган (суганны вак кына итеп турыйбыз, кайнар суга салабыз, бер аш кашыгы шикәр комы салып, бер 5 минут тотабыз, суын сөзәбез);
3.Тозлы кыярны вак кына турыйбыз ;
4. Пешкән кишерне вак кына итеп турыйбыз ;
5.Парландырылган кара җимешне турыйбыз ;
6. Банкалы яшел борчак.
Шушы тәртиптә 1-6 катлап майонез белән аралаштырып барабыз. Салатыбыз әзер булгач, берәр сәгатьтән соң табынга бирәбез.

9) "ЯЗГЫ САЛАТ"
Салат өчен: пекин кәбестәсе, редис, яшел кыяр, пешкән йомырка, майонез, тоз.
Барысын бергә турарга, майонез, тоз салып яхшылап болгатырга. Теләгән кеше киптерелгән икмәк сала ала.
Матурлап табынга бирергә.
Барысын бергә турарга, майонез, тоз салып яхшылап болгатырга. Теләгән кеше киптерелгән икмәк сала ала.
Матурлап табынга бирергә.

10) Әфлисун салаты
Өч өлеш тәлинкәсе өчен: 1 пешерелгән тавык түшен шакмаклап турарга, 300 грамм корейча кишер, майонез, 3 йомырканы эре угычтан уарга,
3 әфлисунны (консервланган ананас та салырга мөмкин) шакмаклап турарга,
200 грамм каты сырны угычтан уарга, майонез һәм шундый тәртиптә тәлинкәгә өеп барырга кирәк.
Әзер салатның өстен виноград белән бизәргә мөмкин.
Әзер салатның өстен виноград белән бизәргә мөмкин.

Комментариев нет:
Отправить комментарий