1) Кычыткан ашы
Кирәк:
- 250 г сөякле ит
- 150 г кычыткан
- 20 г кишер
- 20 г башлы суган
- 100 г бәрәңге
- 1 шт йомырка
- 10 г сары май
- 20 г каймак
- тоз
- борыч
ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ
Яшь кычытканны чистарталар да салкын суда яхшылап юалар. Анары кайнап торган суга салып, 3-4 минут тоталар, иләккә аударып, өстенә салкын су агызалар. Суы сарыккач, эре тишекле иттарткычтан чыгыралар яисә вак итеп турыйлар.
Кайнап торган шулпага яисә суга телемләп бәрәңге турыйлар да кайнатып чыгаралар. Аннары, кыздырылган кишер белән суган, әзерләп куйган кычытканны өстәп, ашны өлгертәләр. Аш пешеп җитәр алдыннан төрле тәмләткеч үләннәр салалар.
Тәлинкәләргә бүлгәч, аш өстенә яшел суган һәм петрушка сибәләр, каймак һәм каты итеп пешерелгән йомырканы ваклап салалар.
Яшел ашны кычыткан белән кузгалакның икесен кушып та әзерләргә мөмкин.
Ашларыгыз тәмле булсын!
2)Кызыл аш рецепты
Кирәкле ингредиентлар: 4 помидор, укроп, петрушка, борыч, тоз, 1-2 кашык томат пастасы, 2-3 бәрәңге, 2 суган, 4 тырнак сарымсак, кәбестә
Аш пешерәсе кәстрүлдә помидор, томат пастасы, суган, сарымсакны майда кыздырып алабыз. Аннан су салабыз. Кызыл аш әзерләү өчен махсус ит пешкән шулпа кирәкми. Әлеге ашны суда гына пешерергә мөмкин. Бу ашны тәмләндерер өчен укропның өске өлешен (зонтигын) сала аласыз. Аннан вак итеп туралган кәбестәне һәм бәрәңгене ашка салабыз. Ярты сәгать чамасы сүрән утта пешерәбез.

3)Рассольник ашы
Рассольник әчкелтем булуы белән аппетитны ача торган ашларның берсе.
4 литр шулпа өчен: 600 грамм сыер ите, 1 стакан арпа ярмасы (перловка), 2 уртача тозлы кыяр, 3 уртача бәрәңге, 1 әр суган һәм кишер, 2 аш кашыгы томат пастасы, 1 стакан кыяр тозлыгы, тәменчә тоз, үсемлек мае.
Иттән шулпа кайнатырга, тозны азрак салырга, чөнки тозлы кыяр һәм тозлык өстисе була. Кисәкле итләрне сөякләреннән арындырырга, турарга, шулпаны сөзәргә кирәк.
Шулпага арпа ярмасы һәм эре угычтан уылган кыяр салырга. 40 минут пешкәннән соң бәрәңге турап салырга.
Эре угычтан уылган кишер һәм ваклап туралган суганны үсемлек маенда җиңелчә кыздырырга, томат пастасы салып 2-3 минут кыздырырга һәм тозлык салып кайнатып чыгарырга.
Бәрәңге пешәр алдыннан бу массаны һәм туралган итләрне ашка салырга. Ашның тозы аз тоелса, өстәргә кирәк
Рассольникны табынга укроп һәм каймак салып бирергә мөмкин.
Ашларыгыз тәмле булсын!

4) Сөтле аш
Аш өчен: 1 литр сөт, 0,5 литр су, 2 уртача бәрәңге, 150 г озын кибет токмачы, чама белән тоз, 1 йомырка, атланмай.

Сөт белән суны бергә кушып кайнатып чыгарырга, ваграк итеп туралган бәрәңге һәм токмач салырга. Бер йомырканы аерым савытта тугларга һәм ашка салырга, тоз сибәргә.
Аш тәлинкәсенә 20 г атланмай салып бирергә.

5) Чүлмәктә итле бәрәңге шулпасы
Бу ризыкны әзерләү өчен: ит, бәрәңге, кишер, суган, тоз, борыч, үсемлек мае, кайнаган су яки шулпа.
Ингредиентларны һәр чүлмәкккә чама белән салырга, 2 аш кашыгы үсемлек мае һәм 1 чүмеч шулпа өстәргә.
Духовкада 40 минут пешерергә.
Ашыгыз тәмле булсын!
Ингредиентларны һәр чүлмәкккә чама белән салырга, 2 аш кашыгы үсемлек мае һәм 1 чүмеч шулпа өстәргә.
Духовкада 40 минут пешерергә.
Ашыгыз тәмле булсын!

6) Кычытканлы щи
200 әр г кычыткан һәм кузгалак, 3-4 бәрәңге, 1 кишер, 2 шәр суган һәм каты пешкән йомырка, 100 г каймак, 4 аш кашыгы атланмай, 2 аш кашыгы вакланган укроп, тоз, борыч.
Кишерне саламлап, суганны вак итеп турарга һәм атланмайда кыздырырга.
Кычытканга кайнар су коярга һәм вак итеп турап, 7-8 минут кайнатырга. Бәрәңгене шакмаклап, кузгалакны саламлап турарга.
Кайнап чыккан тозлы суга бәрәңгене салып, 10-15 минут кайнатырга. Аннан кишер, суган, кычыткан, кузгалак өстәп, тоз, борыч сибәргә.
Табынга биргәндә каймак һәм телемләп туралган йомырка салырга.
Май кычытканыннан аш пешереп калырга ашыгыгыз!
Башка тәмле ризыкларның рецептлары монда.
7) Бәрәңге белән фрикаделькадан кичке аш
Бәрәңгене кабыгы белән пешерергә, суган белән кишерне кыздырырга кирәк.
Үсемлек мае салынган табага телемләп бәрәңгене тезәргә, тоз сибәргә, аннары әзер фрикадельки, алар арасына янә бәрәңге куеп чыгарга. Өстенә 2 аш кашыгы каймак , 5 стакан су салырга, өстенә сыр уарга.
Фольга белән ябып 30-40 минут пешерергә, аннары фольганы ачып 10-15 минут өсте кызарганчы тотарга кирәк.

Итне эре кисәкләргә бүлеп, кыздырабыз. Шуннан соң итне суга салабыз, 2 сәгать пешкәч, эре кисәкләргә турап, аңа бәрәңге, кишер һәм башка яшелчәләрне кушабыз да, пешереп бетерәбез. Өстәлгә яшел үлән сибеп чыгарабыз

9)Куллама
Куллама өчен: 0,5 йомырка, 300 г ит, 2 суган, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 2 кишер, 0,5 стакан он, 0,5 аш кашыгы сыер мае.
Ит, кишер һәм суганны су салып 1 сәгать кайнатырга.
Кайнап чыккач итне шулпадан алырга һәм телемләп турарга.
Он, йомырка, тоз һәм 2 аш кашыгы су салып камыр басарга.
Юка итеп камыр җәяргә һәм ромб формасында кисәргә. Әзер камыр кисәкләрен тозлы суда 6-8 минут пешерергә.
Судан алгач сыер мае белән болгатырга.
Калган кишерне 15 минут пешерергә һәм түгәрәкләп турарга.
Суганны түгәрәкләп турарга һәм 6 минут май салынган табада кыздырырга.
Табынга чыгарганда тәлинкәгә пешкән камыр, ит, кишер салырга. Шулпа һәм суганны өстенә сибәргә.

Кулламабыз әзер!
Комментариев нет:
Отправить комментарий