1)Җир җиләге вареньесыннан бәлеш
Тирән савытка йомырка сытып, сөт, шикәр комы, эреткән атланмай, чәй содасы,тоз өстәп, әйбәтләп туглыйлар, аннары
он салып болгаталар. Варенье өстәп, яхшылап болгаткач,майлы табага барысын бергә бушаталар һәм, өстен тигезләп, 35-45 минутка мичкә яки духовкага куялар. Әзер бәлеш өстенә шикәр оны сибеп, суынгач шакмаклап кисәләр дә чәй янына бирәләр.
Мондый бәлешне каен җиләге һәм кура җиләге вареньесыннан да пешереп була.
1 бәлешкә: 250-300 г он, 300 г варенье, 100 г сөт, 100 г шикәр комы, 100 г май, 2 йомырка, 1 балкашык чәй содасы, кирәгенчә тоз.
2) Кура җиләгеннән как
Бу какны ясау өчен бер килограмм кура җиләге, ярты лимон, 300 грамм шикәр комы, 1 стакан су, 2 чәй кашыгы үсемлек мае кирәк. Җиләкләрне яхшылап юганнан соң, сантиметр ярым диаметрлардагы шакмаклар белән турап, алюминийдан эшләнгән кәстрүлгә салып барыгыз.
Лимонны икегә бүлеп, яртысының суын җиләк өстенә сыгарга һәм су салырга кирәк. Уртача ут өстендә су кайнап чыкканчы пешереп алыгыз. Соңрак сүрән утта тагын 10-12 минут тотарга киңәш ителә. Бу вакыт эчендә җиләкләр суын чыгарачак һәм изелә башлаячак, шулай да пешеп бетмәгән булачаклар әле. Ә менә кәстрүлдәге су кайнап бетә диярлек. Җиләкләр көймәсен өчен, аларны вакыт-вакыт болгатып алырга киңәш ителә.

Шушы вакытта мичне 150 градус кайнарлыкта җылытырга кирәк. Ә кайнар җиләк массасын яхшылап төеп һәм болгатып, яки блендерда әйләндереп алганнан соң аны куеландырып җибәрү өчен, шикәр комы өстәгез. Шикәр комы тулысынча эреп беткәнчегә кадәр, 4 минут тирәсе, катнашманы бертуктаусыз болгатыгыз. Таба яки «противень» өстенә пергамент кәгазе җәеп, шуның өстен майларга кирәк булыр. Соңрак кәгазь өстенә сак кына итеп, нечкә агым белән җиләк катнашмасын салыгыз.
Кашык ярдәмендә массаны тигез итеп бөтен кәгазь өслегенә җәегез. Аның калынлыгы бер сантиметрдан да артык булмаска тиеш. Калынлыгы никадәр азрак – как та шуның кадәр тизрәк кибәчәк. Духовканың ишеген ачып, шунда 4-6 сәгать буена киптерергә кирәк. Мичнең ишеген япсагыз, ул кипмәячәк, ә пешәчәк.

3) Мәкле катлама
500 г камырга:
- 250—300 г мәк
- 100—150 г шикәр комы
- 100 —150 г май
ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ
Төче камыр әзерлиләр дә токмач камыры кебек җәяләр, өстенә күп итеп эреткән сары май сөртәләр, мәк һәм шикәр комы сибәләр. Башта камырны урталай бөклиләр, майлап мәк һәм шикәр комы сибеп, тагын бөклиләр. Дүрткә бөкләнгән камырны, майлы табага тезеп, кызу мичкә куялар.
Катлама пешкәч, суытып, кискәләп, табынга чыгаралар.
Тәмле булсын!
4) Эремчек шәңгәсе

1 шәнгәгә:
- 80-100 г камыр
- 50 г эремчек
- 1/3 йомырка
- 10 г шикәр комы
- 10 г май
- ванилин
- тоз
ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ
Эремчек шәнгәсен дә, бәрәңге шәнгәсе кебек үк, ачы камырдан ясыйлар.
Башта эремчекнең суын саркытып, агач кашык белән баскалап, иләк аша уздыралар, йомырка сытып, шикәр комы, май, ванилин салып, яхшылап болгаталар һәм камыр өстенә ягалар. Ясап бетергәч, шәнгә өстенә сөткә тугланган йомырка сарысы сөртеп, мичкә тыгалар. Ул 20-25 минут пешә. Мичтән алгач, сары май белән майлыйлар. Шәнгә янына каймак яисә май куялар.
5)Бакча җиләге кайнатмасы

Кайнатма өчен: 1 кг җиләк, 1,3 шикәр комы.
Өлгергән җиләкләрне чистартырга һәм юарга, өстенә шикәр комы салырга, тастымал белән каплап бүлмә температурасында берничә сәгать тотарга. Җиләкләрнең согы чыккач кайнатып чыгарырга, өстенә җыелган күбекне алырга һәм сүндереп, 10-15 минут суынганын көтәргә. Тагын ике тапкыр кайнатып чыгарырга, өстен җыярга һәм стерилизацияләнгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып куярга. Банкадагы кайнатма суынып беткәч кышка сакларга алып куярга мөмкин.
Кышын чәйгә салырга, коймакка ягарга, пироглар эчлеге өчен бик уңайлы һәм тәмле булачак.
6) Лимон-әфлисун бәлеше

Камыр өчен: 1 кап маргарин яки атланмай, 0,5 стакан сөт, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы чүпрә, бер чеметем тоз, 2-3 стакан он.
Эчлек: 1 лимон, 1 әфлисун, 1 стакан шикәр комы.
1. Өй температурасында эретелгән маргаринга он кушып болгатабыз.
2. Җылымса сөткә шикәр комы, чүпрә, тоз салып, бераз (5 минут) тотабыз.
3. Ике массаны бергә кушып, камыр ясыйбыз һәм 1 сәгатькә суыткычка куябыз.
4. Камырны 4 өлешкә бүлеп җәябез, берсен – пирогның аскы өлешен зуррак итәбез.
5. Эчлек әзерлибез (аны камыр җәйгәч кенә ясыйбыз): лимон белән апельсинны, төшләреннән арындырып, иттарткычтан чыгарабыз, шикәр комы өстәп болгатабыз һәм 3 өлешкә бүләбез.
6. Пирогны, кат-кат итеп, камыр белән эчлекне чиратлаштырып ясыйбыз. Пирог өстенә 1әр аш кашыгы шикәр комы, ак май, он болгатып сибәргә була.
7. Уртасында, һава чыгарга, кечкенә генә тишек калдырабыз.
8. Духовкада 40 минут чамасы пешерәбез (духовканы бәлеш тыккач кына кабызырга).
7)Кабак белән әфлисун кайнатмасы
Кабак кайнатмасы өчен: 7 кг кабак, 7 кг шикәр комы, 3 лимон, 3 әфлисун, 500 г су.
Кабакны чистартырга, итттарткычтан чыгарырга яки угычтан уарга, лимон белән апельсинны иттарткычтан чыгарырга.
Барлык ингредиентларны бергә салып, 1 сәгать кайнатырга кирәк.
Төше алынган чия дә салырга мөмкин.

8) Балан бәлеше
Башта 3-4 аш кашыгы майонезны 1,5 чәй калагы көпшәкләндергеч белән бутап куям. 10-15 минут дигәндә ул матур гына булып күтәрелеп менә. Ул арада 1 кап йомшарган ак майның дүрттән бер өлешен 2-3 аш кашыгы шикәр комы салып газ өстенә эретергә утыртам. Ул суынгач, майонез өстенә салам. Шуннан 1 йомырка туглап кушам, калган йомшарган ак майны да шунда салам һәм камыр басам. Камыр әзер булуга, зуррак өлешен табага җәеп салам, бәләкәйрәген капкачка калдырам. (Ул әзрәк ертылыбрак та китүчән, курыкмагыз, кул белән тигезләп кенә куегыз).
Эчлеген болай ясыйм: баланны, алдан пешереп, банкаларга салып, суыткычка алып куям. Балан бәлеше пешерәсе көнне аны иртән үк җылынырга алам да, шуның өстенә зур кыргычтан уылган 2-3 алма, 4-5 аш кашыгы шикәр комы, 3-4 аш кашыгы манный ярмасы салып, яхшылап бутап, камыр өстенә салам. Аннан бәләкәйрәк җәймәне өстенә ябып, читләрен матурлап бөгәм һәм 40 минутка духовкага озатам.

9) Алма бәлеше
Камыр өчен: 1 стакан су, 0,5 стакан үсемлек мае, 2 аш кашыгы майонез, 1 бал кашыгы тоз.
Эчлек өчен: алма, 0,5 стакан шикәр комы (алма әче булса күбрәк салырга), манный ярмасы.
Бәлеш өстенә сибәр өчен атланмай, шикәр комы, он салып валчык ясарга.
Эчлек өчен: алма, 0,5 стакан шикәр комы (алма әче булса күбрәк салырга), манный ярмасы.
Бәлеш өстенә сибәр өчен атланмай, шикәр комы, он салып валчык ясарга.

10) Өйдә ясалган кәнфит
Кәнфит өчен: 2 стакан сөт, 4 стакан шикәр комы, 20 г рамм атланмай.
Бу катнашманы 1 сәгать кайнатырга, 45 минут кайнагач, 20 грамм тирәсе атланмай салырга.
Кызарып кайнавы җиткәч, атланмай белән майланган табага агызырга. Бераз торып катканнан сон, пычак белэн кискәләп тәлинкәгә тезәргә.
"Бу кәнфит ясау минем балачагымнан ук килә, хәзер дә шулай ук бик йомшак, тәмле", ди хуҗабикә.

11) Алмадан шарлотка
Кирәк булачак:6-8 уртача күләмле алма, 9 аш кашыгы сыек май, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 3 күкәй, аш серкәсе белән сүндерелгән бер бал кашыгы сода, аз гына ванилин һәм дарчин (корица) салырга була.
Бер савытка 3 күкәйне сытабыз, аның өстенә 1 стакан шикәр комы салып, бик яхшылап күбекләнгәнче болгатабыз. Килеп чыккан катнашма өстенә сыек май һәм 1 стакан он, сода салып болгатабыз. Тәм бирү өчен чеметем генә ванилин белән дарчин сала аласыз. Әлеге катнашмага алма чистартып турыйбыз һәм майланган табага җәеп мичкә озатабыз. Шарлотка 10-15 минутта әзер була. Гадәттә, ул суынгач тәмле була, шуңа күрә табынга кайнар килеш чыгармаска кирәк.

Комментариев нет:
Отправить комментарий